Газетага язылу

Республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимегән

Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны тотрыклы дәрәҗәдә саклана. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Узган атнада 12 114 ОРВИ һәм грипп очрагы теркәлгән. Бу узган атнадагы күрсәткечтән азрак һәм эпидемиологик бусагадан 45,7 процентка түбәнрәк.

Ел башыннан гриппның активлыгы кими. Узган атнада барлык вируслы инфекцияләр арасында грипп өлеше 17 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта республикада гриппоз булмаган этиологияле вируслар белән авыручылар саны сезонлы югары дәрәҗәдә. Бу язгы сезонга хас күренеш, дип аңлаттылар Роспотребнадзорда.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре