Газетага язылу

Республикада яңа дәүләт бүләге гамәлгә куелачак

Татарстанда «Татарстан Республикасы буенча илкүләм гвардия гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем гамәлгә куелачак. Бүген депутатлар Дәүләт Советының унҗиденче утырышында бу җәһәттән закон проекты кабул итте.

«Татарстан Республикасы буенча илкүләм гвардия гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемне дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдәге, кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы, илкүләм гвардия гаскәрләре кадрларын әзерләү һәм тәрбияләүдәге аерым хезмәтләре өчен Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләренең югары дәрәҗәдәге профессиональ хәрби хезмәткәрләренә һәм хезмәткәрләренә бирү тәкъдим ителә», – дип  билгеләп үтте депутат Альберт Хәбибуллин.

Аның әйтүенчә, әлеге бүләккә кандидат ким дигәндә 10 ел илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт итәргә тиеш.

Моннан тыш закон проектында республика дәүләт бүләге белән бүләкләү турында Татарстан Рәисенең шәхсән тәкъдим итү хокукы күздә тотылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре