Республикада «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады

Республикада «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның буенча 24 районның 65 мәгариф оешмасында 1,3 мең кеше яңа һөнәргә бушлай өйрәнә алачак.

Проектта 50 яшьтән өлкәнрәкләр, эшсез яки эштән җибәрелү куркынычы янаган кешеләр, 3 яшькә кадәр бала карау ялындагы аналар, 7 яшькә кадәр балалары булган аналар катнашырга мөмкин. Моннан тыш армиядән соң яки белгечлек алганнан соң 4 айдан күбрәк эш таба алмыйча йөрүче 35 яшькә кадәрге кешеләр яңа һөнәр үзләштерә алачак. Шулай ук махсус хәрби операция ветераннары һәм һәлак булганнарның гаиләләре әгъзалары да бушлай белем алырга чакырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре