Газетага язылу

Республикада хезмәт яшендәге инвалидларның 53 проценты эшкә урнаштырылган

Татарстан Республикасында хезмәт яшендәге инвалидларның 53 проценты эшкә урнаштырылган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Әбдриева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 80 проценты диярлек аларны эш урыннарына кабул итәргә әзер булган эш бирүчеләргә чыга, диде спикер.

«Бүген эш бирүчеләргә инвалидлар өчен адаптация һәм эш урыннары булдыру буенча зур ярдәм күрсәтелә. Мондый йөкләмәләрне үз өсләренә алганда, аларга республика бюджетыннан субсидияләр бирелә һәм алга таба әлеге категория гражданнар белән эшли алалар», – дип искәрттеләр матбугат конференциясендә.

Инвалидларга нинди вакансияләр тәкъдим ителүе турындагы сорауга җавап биреп, спикер аларның күптөрле булуын билгеләп үтте.

Спикер менталь тайпылышлары булган кешеләрне хәзерге вакытта иң катлаулы категория дип атады. Шул ук вакытта, ул Яшел Үзәндә уңышлы практиканы билгеләп үтте, анда мондый гражданнарны идарәче компанияләргә урам себерүчеләр һәм җыештыручылар итеп урнаштыралар.

«Бу – югары профессиональ белем таләп итми торган квалификацияле булмаган хезмәт, әмма шуңа да карамастан, аның тормыш сыйфатын саклап калу өчен әһәмияте бик зур», – дип сүзен төгәлләде Әбдриева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре