Газетага язылу

Республиканы кар каплады: татарстанлыларны шәхси машиналарда юлга чыкмаска өндиләр

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һава шартлары аркасында торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

Кисәтүне ведомство үзенең телеграм-каналында бастырды.

«Дәүләт автоинспекциясе бик кирәк булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга чакыра", - диелә хәбәрдә.

Татарстанны көчле буран башланды, күз күреме начарланды.

Моннан тыш, республикада якындагы тәүлектә 20 миллиметрга кадәр кар явуы көтелә. Шул сәбәпле транспорт хәрәкәте кыенлаша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре