Республиканың терлекчелек тармагының 8 айлык эшенә йомгак ясадылар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 8 айлык эшенә йомгаклар ясау буенча узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре – терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев катнашты. Шулай ук муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матугат хезмәте хәбәр итә.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов чыгышыннан күренгәнчә, 8 айда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 млн 253 мең тонна сөт җитештерелгән, 2024 елга карата 6% үсеш күзәтелә. Бер сыердан уртача 5 мең 936 кг сөт савылган һәм узган елга караганда 7% үсеш күзәтелә, 280 мең тонна ит җитештерелгән, узган елга карата - 101%. Эре мөгезле терлек һәм дуңгыз ите җитештерү буенча уңай динамика күзәтелә, үсеш – 1% һәм 5%. Кош ите җитештерү узган елга караганда 754 тоннага кимрәк, 2024 елга карата – 99%.

Дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр саны буенча уңай динамика күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда дуңгызлар саны – 2024 мең башка, сарыклар һәм кәҗәләр саны - 3 мең башка, ягъни 5%ка һәм 6%ка арткан.

19 муниципаль район сыерлар санын 2024 елга караганда арттырган. Татарстанның Әтнә, Кайбыч, Мамадыш һәм Минзәлә муниципаль районнарында сыерлар саны арта бара.

Республикада дуңгызлар 9 районда тупланган. Агымдагы елның 1 сентябренә аларда 484 мең баштан артык дуңгыз исәпләнә, 2024 елга караганда 23 мең башка күбрәк. Иң зур үсеш Тукай (16,5 мең башка арткан) һәм Буа районнарында (6 мең башка).

20 муниципаль районда атлар саны арткан. Иң күп үсеш Саба, Теләче һәм Лениногорск районнарында, 2024 елга караганда 90 баштан артыграк.

Аннары Сирень Нигъмәтҗанов игътибарны сөт җитештерүгә юнәлтте. 2024 елга карата иң зур үсеш Әтнә, Мамадыш, Минзәлә һәм Кукмара районнарында булган. Шулай ук Кайбыч һәм Зеленодольск районнарында да үсеш темплары югары.

Аннары нотык белән нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Ул Әтнә (1999 баш), Кайбыч – (1490 баш), Мамадыш – (934 баш), Минзәлә - (904 баш) һәм Балтач – (854 баш) районнарын үрнәк итеп китерде, болар бозаулар туу һәм сөт җитештерү буенча уңай динамика күрсәтүче районнар. Бозауларның артуы нигездә читтән кертелгән таналар арту исәбенә дә, шулай ук үзебезнекеләр исәбенә дә күзәтелә.

«8 айлык эш йомгаклары буенча: 172,4 мең баш бозау туган, 688,6 мең баш дуңгыз баласы туган, 17,7 мең баш бәрән һәм кәҗә бәтие туган. Колыннар – 3,0 мең баш», - дип билгеләп үтте ул.

Дамир Миңнебаев шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр саны артуның торышы турында да сөйләде. Республиканың төрле районнарында сыерларны орлыкландыру буенча эшләрнең уңышлы оештырылуына мисаллар китерде. Ясалма орлыкландыру узган елга карата 107% тәшкил итә.

Киңәшмә барышында терлекләрнең үлү һәм туу мәсьәләләрен аерым тикшерделәр. Киңәшмә азагында Министрлыкның бүлек башлыклары терлекләрне карау һәм ашату технологиясен аерым контрольгә алырга кирәклеген, шулай ук сөт, йомырка, кош ите, дуңгыз һәм мөгезле эре терлек җитештерү буенча хисапларны вакытында бирергә кирәклегенең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре