"Ресторан өчен генә 300 мең сум түләдек": гаилә кору мәҗлесе ничә сумга төшә?

Шәһәр урамнарында, социаль челтәрләрдә бәхеттән балкучы кияү-кәләшләр ешрак күренә башлады. Туйлар сезоны якынлашканы сизелә. Билгеле, һәр пар туй мәҗлесен хыялындагыча, кабатланмас һәм истә калырлык итеп оештырырга тырыша. Хәзер туйлар ничек уза? Өйләнешергә җыенучы парларга нидән башлыйсы да күпме акча әзерлисе? «ВТ» журналисты гаилә кору хакын белеште.

Рәхәт мәшәкать

Таныш кызым Алинәгә апрель башында тәкъдим ясадылар. Бүген кияү балакай Риназ белән мәшәкатьле чаклары – июльдә узачак туйларына әзерләнәләр.

– Туебыз Казанда булачак. Әлегә 90га якын кунак чакырдык, әмма бу сан кимергә дә, артырга да мөмкин. Бу – иң якын туганнар һәм дуслар гына, – ди Алинә Галимҗанова. – Дөресен әйткәндә, башта без андый купшы мәҗлес уздырырга теләмәгән идек. Уйлана торгач, әти-әниләр белән сөйләшкәч, зурлап туй итәсе булдык.

Бәяләрдән ис-акыллары китәргә өлгергән инде. Төп чыгымнарга барып җиткәнче үк, 200 мең сумнан артык акчалары киткән.

– Бу – алдан түләүләр (предоплата), кәчтүм-чалбар, күлмәк өчен генә. Алда күрәселәр бар икән әле... Рестораннан кала иң кыйммәте – алып баручы һәм видеограф. Әле аларын да көчкә таптык. Апрель башында ук инде ресторан, фотограф, видеограф һәм алып баручыларның буш көннәре юк иде диярлек. Аптыраштык инде. Кешеләр туйга бер ел алдан әзерләнә микән әллә? – ди кәләш.

Алып баручы, үзе дә яшь кияү Илнур Фәсхетдинов ярты ел алдан башласаң, өлгерергә була дип саный. Алар да сөйгәне белән шушы көннәрдә узачак никах-туйларына әзерләнә.

– Тәкъдимне мин узган елның ноябрендә ясаган идем. Гыйнвар башында ашыкмый гына, бөтен нечкәлекләрен уйлап әзерләнә башладык. Әзерләнергә ярты елың булса, шөкер инде, – ди ул.

Никах-туйларына 70ләп кеше чакырган алар. Мәҗлес Казанда узачак.

– Менә шулай зурлап уздырырга булдык. Күп кенә артистларны чакырдык, үзебез дә бер-беребезгә иҗади сюрпризлар әзерләргә булдык. Гомумән, иң мөһим көнебезне үзенчәлекле итәсебез килде. Билгеле, һәр тиенне санып барабыз. 700–800 мең сум тирәсе акча китте. Иң кыйммәтлесе ресторан булды, 300 мең сум шуңа гына түләдек, – дип сөйләде Илнур.

Cан

Узган ел Татарстанда 25,2 мең пар никахларын рәсмиләштергән. Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматлары шул хакта сөйли. Шул ук вакытта 25,2 мең кавышуга 14,2 мең аерылышу туры килә. Чагыштыру өчен, 2022 елда яңа гаиләләр саны 27,4 мең булган.

Пар балдаклар алар...

Кыскасы, күңелеңне генә түгел, кесәңне дә киң тотарлык. shoppers.media платформасы ясаган күзәтүдәге мәгълүматларга караганда, Россиядә яшь парларның туй чыгымнары 10–30 процентка арткан. Аерым алганда, туй күлмәге һәм костюм бәяләре 5 процентка кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта чалбарлы костюмны арендага түгел, сатып алучыларның саны да 8 процентка арткан.

Пар балдакларның бәясе исә айлап түгел, көнләп арта диярсең. 2023 ел белән чагыштырганда, алтын балдакларның уртача бәясе 25 процентка (!) арткан. Шуңа да хәзер кайбер яшь парлар көмеш, платина һәм хәтта титаннан балдакларга өстенлек бирә. Сүз уңаеннан, алар алтынга караганда очсызрак кына түгел, чыдамрак та була.

Кәләш букетына да, ким дигәндә, 5–7 мең сумны әзерләп куярга туры киләчәк. Росстат мәгълүматларына караганда, мартта бер чәчкәнең уртача бәясе 201,75 сум булган (узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 12,98 процентка кыйммәтрәк).

Туйлар оештыру агентлыгы җитәкчесе Аделина Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, алып баручы, фотограф, видеографка бәяләр аеруча нык арткан.

– Соңгы елларда туй итүчеләр бик күп. Ә ихтыяҗ зур булгач, тәкъдим дә арта, – ди ул. – Аннан соң, хәзер оештыручыларга, туй агентлыкларына мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Әйтик, яшь парлар яз-җәй-көз сезонына инде кыштан ук оештыручылар белешеп куялар.

Миллионыңны әзерлә

Хәзер яшьләр нинди туйларга өстенлек бирә соң: купшымы, тыйнак кынамы? Бу сорауны да мәҗлесләрнең ниндиләрен генә күрмәгән, оештырмаган Аделинага бирдек.

– Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, соңгы елларда бу күрсәткеч – 50гә 50. Төрле шәһәрләрдән генә түгел, төрле илләрдән кунак чакырып, 200 кешелек туй оештыручылар да, 15–30 кунак белән тыйнак кына мәҗлесләргә өстенлек бирүчеләр дә шактый. Яшьләр үз мөмкинлекләреннән чыгып эш итә, – диде ул.

Аделина Нигъмәтуллина сүзләренчә, 50 кунак белән туй уздыруның уртача бәясе – 1–1,2 млн сум. Теләк-хыяллары күбрәк булган саен, бу сумма да арта.

– Туй уздыруның нечкәлекләре бик күп аның. Әйтик, иң күп чыгымны зал арендалау, ашау-эчү тәлап итә. Кайбер рестораннарда ашау-эчү, аренда барысы бергә 350 мең сумга чыгарга мөмкин, ә кайберләрендә арендалау гына да 150 мең сумнан башлана. Бу җәһәттән мин яшьләргә туй узачак залны иң алдан хәстәрләп куярга киңәш итәр идем. Әйтик, быел яхшы рестораннарны инде кыштан ук белешеп бетергәннәр иде. Туйга хәзер генә әзерләнә башлаучыларга я мәҗлесләрен эш көнендә уздырырга, я үзләренә ошамаган ресторан сайларга туры килә, – дип сөйләде тәҗрибәле оештыручы.

Матур даталарны аеруча тиз алып бетерәләр, ди Аделина. Шуңа да ул яшьләргә ярты, хәтта бер ел алдан әзерләнә башларга киңәш итә.

Туйның төп чыгымнары

кафе яки ресторанда бер кеше башына меню – 2,5 мең сумнан башлана (эчемлекләрсез);

оештыручы ‒ 10 меңнән 100 мең сумга кадәр (күпләр гомуми сумманың 10 процентын сорый);

фотограф ‒ сәгатенә 3 мең сумнан башлана (гадәттә, 10–12 сәгатькә чакыралар);

видеограф – сәгатенә 3,5 мең сумнан башлана (шулай ук 10–12 сәгатькә чакыралар);

декоратор – фотозона һәм залны бизәү 30 мең сумнан башлап;

алып баручы – 25 мең сумнан башлана (татар алып баручыларның уртача бәясе – 55 мең);

кәләшкә туй күлмәге – 25 мең сумнан башлана (арендага алу 10 мең сум тирәсе чыга);

кияүгә чалбарлы костюм – 15 мең сумнан башлап;

пар балдаклар – 25 мең сумнан башлана;

торт – килосы уртача 1 мең сумнан башлана (бәясе эчлек һәм бизәлешкә карап үзгәрә);

машина арендалау – сәгатенә 1,5 мең сумнан башлана.

Илшат Акчурин, психолог:

– Элек өйләнешүгә җаваплырак караганнар. Ир кеше, мәсәлән, тормышын хатын-кыз белән бәйләп, аның өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. Кыз алу йоласы нигә кирәк булган дип уйлыйсыз? Шул йола аша ул үзенең әзерлеген күрсәткән. Хәзер без андый йолаларга элекке кебек тирән мәгънә салырга онытабыз шул. Ә күтәреп булмаслык суммага, хәтта бурычка оештырылган мәҗлесләргә килгәндә, киләчәктә яңа туган гаиләне шушы уртак кредитны түләү яки зурлап уздырылган туй турындагы уйлар гына яшәтмәсме? Миңа калса, туйның ничек һәм нинди акчаларга узуы гаилә тормышына зур йогынты ясый. Әгәр парны мин санаганнар гына бәйли икән, бу мөнәсәбәтләрдә бәхеткә урын була алмаячак.

Булачак кияү белән кәләшләргә киңәшләр

Шушы чыгымлы, әмма рәхәт мәшәкатьләрне әле үткән көздә генә баштан уздырган кеше буларак, үземнең дә берничә лайфхак, татарча әйтсәк, киңәшем бар.

– Туй көнен билгеләүгә, иң элек залны белешегез.

– Туйга чакыруны электрон рәвештә эшләү бераз гына булса да экономияләргә ярдәм итәчәк. Чакыруларны үзең дә ясарга була. Ә чакыру кәгазен иң якын кешеләргә истәлек өчен эшләтергә мөмкин.

– Туй фотосессиясен иркенләп оештырырга теләсәгез, ЗАГСка баруны башка көнгә калдырырга мөмкин. Ул очракта кунакларга да, үзегезгә дә ял итеп алу мөмкинлеге дә булачак.

– Туй көненең һәр сәгатен яхшылап, язып планлаштырыгыз. Әлеге планны фотограф, видеограф, алып баручы һәм берничә якын кешегезгә дә бирегез.

– Кәләшләр колагына: туй күлмәге сайлауны соңгы көннәргә калдырмагыз. Аның озынлыгын көйләүгә шулай ук берничә көн, хәтта атна кирәк булырга мөмкин.

– Туйны җәй көне оештырган очракта да һава торышын чамалау бик катлаулы. Шуңа яңгырына да, карына да әзер булыгыз. Моның өчен кирәк әйберне (әйтик, өс киемен) арендага да алырга мөмкин. Күчмә язылышу тантанасы уздырырга теләсәгез, түбәле урын сайларга киңәш итәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре