Татарстанның халык артисты Резеда Шәрифиеваның вафатыннан соң яңа җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты. «Бәхетле язмышым» җырының авторлары – Раушания Сәлахова белән Айдар Тимербаев.
«Ризамын язылган язмышка,
Ходайга чиксез зур рәхмәтем.
Яшимен яратып, яшимен яратып,
Югалма, уалма, бәхетем...»
Резеда Шәрәфиева истәлегенә зур концерт та оештырылачак. Бу хакта җырчының якын дусты, Бөтендөнья татар конгрессының ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр иткән иде. 2026 елның гыйнварында җырчыга 60 яшь тулган булыр иде.
https://vatantat.ru/2025/07/176188/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез