Газетага язылу

Рифкать Миңнеханов: «Технологик лидерлык проектлары 2030 елга кадәр дәвам итәчәк»

Илкүләм технологик лидерлык проектлары Россиядә 2025 елда гамәлгә ашырыла башлады. Алар икътисадның чит ил җитештерүчеләреннән бәйсезлеген тәэмин итәргә тиешле төп тармакларын колачлый, дип искәртте ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясендә, дип яза «Татар-информ».

Проектлар Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елның 7 маендагы Указы нигезендә формалаштырылган.

«Проектларны гамәлгә ашыру 2025 елдан 2030 елга, алдагы перспектива белән 2036 елга кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

2025 ел башыннан Россиядә технологик лидерлыкның сигез илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Яңа материаллар һәм химия», «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Яңа атом һәм энергетика технологияләре», «Транспорт мобильлеген сәнәгый тәэмин итү» һ. б.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре