Ринат Садыйков: “Өч меңнән артык яшь гаилә торакка чират көтә”

Татарстанда 3200 яшь гаилә торак алырга чират көтә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының чиратагы утырышында республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте. Ул Татарстанда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру турында сөйләде.

“Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төп чараларыннан берсе – ул республикада тормышка ашырылучы дүрт яшьләр торак программасы. Әмма чират акрын бара. 2023 ел азагына алынган мәгълүматларга караганда, 3,2 мең яшь гаилә торак көтә”, – диде ул.

Министр форсаттан файдаланып, киләсе ел бюджет проектында яшьләрне тораклы итүгә бәйле чыгымнарны арттыруларын да сорады. “Без елына 100 гаиләгә ачкыч тапшырырга телибез”, – диде Ринат Садыйков.

Рәсми мәгълүматларга карганда, Татарстанда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 1 миллион 46 мең кеше яши. Бу – республика халкының 26,1 проценты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре