Ришат Төхвәтуллин туган көнендә үз төркемендә эшләүче Алия Карачуринага тәкъдим ясаган иде. Сөйгәннәр инде никахта укытырга ниятләгән - мәҗлес бу ялларда булачак. Бу хакта Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрендә әйткән.
«Никах кайчан?» – дип сораган язылучысына Ришат: «Тагын 4 көн калды», - дип җавап биргән.
Бер язылучысы исә Ришатның ничә бала теләвен дә сораган. Моңа җырчы "4" дип җавап кайтарган.

Хәзер Ришат белән Алия туган яклары Башкортстанда булуы билгеле. Никах мәҗлесе Карамалы-Гобәйдә, яки Алиянең туган яклары – Чишмәдә булырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез