Газетага язылу

Ришат Төхвәтуллин юл һәлакәтенә эләгүе турында сөйләгән

Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллинның икенче улы Райянга бер ай тулган.

Шуңа күрә яшь гаилә сабый белән әкренләп кенә дөньяга чыга башлаган. Бу хакта Ришат социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләп үткән. “Аллага тапшырып, юлга чыгабыз. Иң яратмаганым – юл йөрү. Әкренләп кенә, ашыкмыйча гына чыгабыз”, – дип уртаклашкан яшь әти. Җырчы үзе әйтүенчә, бер авариядән соң ул аеруча сакчылга әйләнгән. “Пессимист түгелмен, әмма һәрвакыт сак булырга тырышам. Бервакыт авариягә эләктем, шуннан соң фикерем үзгәрде. Юлларда һәрвакыт игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Исән-имин йөрергә язсын”, – дип теләгән ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре