Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды.
«Мин Татарстанга рәхмәтле. Башкортстанда туып үссәм дә җырчы буларак мин Татарстан аша танылдым. Тамашачымны Татарстанда таптым. Биредә төпләнеп, гаиләм белән яшим. Татарстан бик алдынгы регион. Мин килгән елларда Универсиада узган иде, башка чаралар да узып тора, яңа гына «Новая волна» үтте. Татарстан бөтен яклап үсештә. Килүчеләр сокланып кайтып китәләр», – диде ул.
«Болгар» радиосында Ришат Төхвәтуллин баянчысы Виталий Анисимов белән Татарстан турында Реваль Хисмәтуллин язган җырны да башкарды.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез