Бер-бер артлы дәвам иткән бу хәлләр, гафу итәрсез, ниндидер куркыныч флешмоб булып тоела башлады. Көн туса, яңа хәбәр, яңа фаҗига. Укытучыларның йә укучыларның гомерләрен өзүчеләр дә, сәламәтлекләренә зыян салырга өлгерүчеләр дә, куркытып кына калучылар да бар.
Кул кушырып утырып булмый, нәрсә дә булса эшләргә, чаң сугудан гамәлләргә күчәргә кирәген барыбыз да аңлый. Менә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәше буенча мәктәпләр яңа тәҗрибә башлады. Бу эшчәнлекне әлегә башкача атап булмый. Ни белән бетәсен, кая барып чыгасыбызны белмибез бит әле. Уңышлы булырмы, ачылыгы белән генә истә калырмы – анысын вакыт күрсәтер. Бүген кайсы җавапны сайларга соң?
«Үсмерләрнең деструктив оешмалар тәэсиренә эләгүен булдырмау һәм кисәтү максатыннан...» дигән хәбәрләр февральнең беренче көннәреннән үк кайбер мәктәпләрнең әти-әниләр төркеме буйлап таралды. Баланың телефон номерын, барлык тыелган һәм тыелмаган соцчелтәрләрдәге аккаунтлары турындагы мәгълүматны сыйныф җитәкчесенә җибәрүне үтенеп язылган анда. Үтенмичә мөмкин түгел, таләп итә алмаганнарын яхшы аңлый мәгариф системасы. Берничә көн эчендә хатларның эчтәлеге камилләште, уйларга вакытлары да калмаган әти-әниләр бар белгәннәрен чыгарып салды да, соңыннан үкенүчеләр дә булды. Чатлар кайный, бәхәсләр куера. Ризалык бирмәсәгез, баш тартуыгыз хакында гариза язып җибәрегез, дип тә өстиләр.
Укытучылар белән әти-әниләр әле дә уртак фикергә килә алмый, ике арада яңа конфликт өчен сәбәпләр арта гына. «Отказ» язып кына котылам дип уйлаганнар ялгыша. Укытучының план тутырасы бар, күрәсең. Баш тартучы әти-әниләр белән шәхсән шалтыратып сөйләшүләр башланды. Барлык мәгълүматларны тупларга тиешле «Навигатор» оешмасы бик итагатьле хат язып таратты. «Уртак эш эшлибез, балаларны саклау өчен эшләнә, бергә булыйк» ише бердәмләшүгә этәрергә тиешле сүзләр язылган ул хәбәрдә. Бер уйлаганда, баланың интернет дөньясындагы тормышын күзәтеп торсалар, кайларда адашып йөргәнен тикшереп торсалар ни булган?
Тик бу мәсьәләгә кискен карашлылар да шактый. Берәүләр: «Күңел тартмый», – ди, икенчеләр «принцип»ка барып каршы тора, өченчеләре шәхси мәгълүматның кем кулына эләгәсен белмәгәнгә шикләнә. Бу мәгълүматны җыюдан ни мәгънә соң, дип тә аптыраучылар күп. Үсмерләрнең күбесе күз буяу өчен бер аккаунт ачып, бөтен тормышын «приват», ягъни билгеле бер төркем дуслар өчен генә ачылган аккаунтларында алып баруын истә тотсак, барыбер шикле билгеләрнең эзенә төшә алмаячакбыз югыйсә. Әти-әни сайлау алдында кала: укытучы белән берләшергәме, баланың ышанычын саклап, аның белән якын мөнәсәбәтне саклап калыргамы? Аның саен басым да ныграк сизелә. «Отказ» язучыларның балаларын аерым исәпкә алалар икән, дигән имеш-мимешләр йөри хәзер…
Әти-әниләр белән укытучылар хәлне аңларга маташканда, үсмерләрнең бер өлеше инде хәстәрен күрергә дә өлгерде. Алар өчен бу, үсмер теле белән сөйләшсәк, «минус вайб», «кринж», ягъни бер дә ошый торган әйбер түгел. Мәктәптән үк шәхси аккаунтларының исемнәрен үзгәртеп, аватаркага мәче, чәчәк, анимацион рәсемнәр куеп кайттылар. Хәзер укытучылар түгел, әти-әни дә үз баласының шәхси битен күрә алмый. Әле ул адресларны бирү-бирмәү гаиләдә дә хәл ителмәде, ә баланың ышанычы инде кимеде, ул тагын да ныграк яшеренде, саклану чараларын күрде, тулысынча «приват»ка күчте.
Кайсы җавапка тукталсак та, бер әйбер сагайта: әти-әни эшләргә тиешле эшне тагын шул укытучылар җилкәсенә өеп куябыз. Ике-өч балабызның интернеттагы тормышын, шикле бәйлелекләрен үзебез тикшереп тормыйча, җаваплылыкны укытучыга аударабыз. Берьюлы утыз бала өчен! Кирәк идеме бу сиңа, укытучы?
Сораулар тагын бар әле. Болай да бер аяклары белән мәктәп бусагасының теге ягында басып торган укытучылар, бу хәлләр аркасында гариза язып, үз теләкләре белән эштән китмәсме соң? Ач тамагым, тыныч колагым, диярләр дә... Сыйныф җитәкчелегеннән, елдан-ел таләпләрен югарырак куйган әти-әниләрдән, бетмәс-төкәнмәс хисаптан котылып, башкача да яшәп булганны аңлаган укытучыны яңадан шул мәктәп системасына аркан белән сөйрәп тә кертә алмассың аннары. Менә шунысы үкенечле булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез