Олы тормыш
Арчада яшәүче Дамир Хәбибуллин да хәрби хезмәткә әзерләнә. Чакыру кәгазе – кулында. Бу көннәрдә диплом эше яклау белән мәшгуль, максаты – озату кичәсен дуслары, туганнары белән зурлап үткәрү.
Дамирның әтисе Илнар да үз вакытында армиядә хезмәт иткән.
– Әти кеше буларак улымның армиягә барырга әзер торуына бер яктан шатланам, чөнки армия – чын ир-егет булып кайтырга, алдагы тормышка план корырга, үз-үзеңне аңларга өйрәтә торган җирләрнең берсе. Икенче яктан күңел тыныч түгел. Баласын армия сафларына озаткан, озатырга җыенган, гомумән, ир бала үстерүче һәр ата-ана ут йотып яши, дисәм дә ялгышмам. Элек тә әти-әниләргә баласын бер белмәгән җиргә чыгарып җибәрү авыр булгандыр. Ул вакытта ике ел хезмәт итә идек бит. Хәзер бер ел гына булса да, икеләтә авыр. Чөнки бүгенге вазгыять тынгылык бирми, билгесезлек куркыта. Адәм баласы иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга тиеш. Шул ышаныч югалып бара, шуңа да ир бала үстерүче әти-әтиләргә Ходай сабырлык бирсен, – ди егетнең әтисе.
Дамир үзе исә армияне олы тормыш дип кабул итә.
– Армиядә хезмәт итү ул – Ватанны саклау! Ә Ватан – безнең ил, безнең авыл, һәркемнең әти-әнисе, гаиләсе ул. Шуңа да озакка сузмыйча барып хезмәт итәргә булдым. Бер ел вакытымны бушка үткәрмәм дип уйлыйм. Әлегә озату кичәсен оештыру артыннан йөрим. Ул кунак җыеп, табын әзерләү генә түгел икән. Йолалары бик күп. Әле ярый әбием бар. Аңлатып, өйрәтеп тора. Әби тәрбиясендә үскән егет бит мин, шуңа күрә аның сүзләренә колак салмыйча булмый, – ди.
Фатиха алу
Йола дигәннән, һәр авылның солдатка озатуда үз гореф-гадәтләре бар. Кукмара районының Күкшел авылында, мәсәлән, хезмәткә китәсе егет, өйдән өйгә кереп саубуллашып, авылдашларыннан фатиха алып чыгарга тиешле. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Заһидуллина сөйләвенчә, бу йола буенча, һәр өйдә кулъяулык бирү гадәте яшәп килә. Егет кулъяулыкларны бер-берсенә бәйләп, муенына чорный бара.
– Рекрут озын бау булып сузылган кулъяулыкларны, үзе кайтканчы саклансын өчен, әнисенә биреп калдыра. Бу кулъяулыклар егетнең туган йортына таба сузылган юлны гәүдәләндерә һәм аны туган нигезе белән бәйли, – ди Ләйсән Заһидуллина.
Бер телем икмәк
Зәй районының Имәнлебаш авылында исә армиягә китәсе егетне туганнары кунакка ала. Туганнарында йөреп чыкканнан соң гына озату кичәсе үткәрелә. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова әйтүенчә, өйдән чыгып китәр вакыт җиткәч, өй эчендәге кешеләр өстәл янына җыела.
– Егетнең әнисе алдан ук әзерләп куйган ризыгын улына каптыра һәм махсус урынга сакларга куя. Үземнең ике улым да хәрби хезмәттә булып кайтты. Алар китәр алдыннан икмәк пешердем. Бер телем кисеп, аларга каптырдым. Аны улларым кире әйләнеп кайтканчы сакладым. Чөнки ризык һәрвакыт киткән кеше исән кайтсын дип, теләп тора, – ди Энҗе Әхмәтҗанова. Аның сүзләренчә, егетне авылдашлары капка төбенә чыгып, хәерле юл теләп, юл хәере биреп озатып кала.
Нәзер аты
Саба районының Кече Шыңар авылында да хезмәткә озатуның төрле йолалары сакланып калган. Аларда Сабан туен үткәргәндә «нәзер атын котлау» дигән гадәт билгеле. Уллары армиядә хезмәт иткән аналар иң соңгы килгән атны нәзер әйтеп, егетләр исән-сау кайтсын дип теләкләр теләп бүләкли. Шулай итеп халык соңга калып килгән ат турында онытмый, ул гарьләнеп елый дип ышана.
Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлсем Рәбгетдинова сөйләвенчә, армиягә китүче дуслары белән җырлар җырлап авыл әйләнгәндә, кызлар үзләре чиккән кулъяулыклар бүләк итә. Авылдан чыгып киткәндә, егет бер яулыкны авыл атамасы баганасына бәйли. Калганнарын хәрби комиссариатта әнисенә бирә.
Баганага бәйләнгән яулык егет хезмәт итеп кайтканчы эленеп торырга тиеш. Кулъяулыкның өзелеп төшмәве аның туган җиренә исән-имин әйләнеп кайтачагына бер ишарә буларак кабул ителә. Ә сөйгән яры бүләк иткән кулъяулыкны егет үзе белән ала. Әниләр, уллары өйләренә әйләнеп кайканнан соң гына сандыктан алып, яулыкларны юа.
Кече Шыңар авылында хәзер тагын бер гадәт барлыкка килгән. Егетне армиягә озаткан дуслары каршы да алырга тиеш икән.
– Алар, берничә машинага төялеп, әләмнәр асып, авылга кайтып керә. Машина кычкырткан тавыштан авыл халкы хезмәт иткән егетнең кайтуын белеп ала. Монысы инде – замана яшьләре уйлап чыгарган йола, – ди Гөлсем ханым.
Рекрут йоласы
Солдатка озату йоласы ул татарларга гына түгел, ә бөтен Россия халкына хас, ди Галимҗан Ибраһмов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире, профессор Ләйлә Дәүләтшина.
– Ул рекрут йоласы дип атала. Аның тарихы XVIII гасырга барып тоташа. Егетләрнең күбесе кире өенә кайта алмаган, рекрутлар яралардан, авырулардан һәм җәзалардан үлгәннәр, шуңа күрә ир-егетләрне хәрби хезмәткә озату аларны соңгы юлга озату буларак кабул ителгән. Әлеге вакыйгаларга җавап сыман, Россиядә яшәүче халыкларда, ир-егетне үлемнән саклап калу максатыннан, рекрут йоласы барлыкка килгән. Бу йола иң элек юлга чыгып китүне ничек тә җиңеләйтү өчен, егетнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләп башкарыла, – ди Ләйлә Дәүләтшина. – Йолаларның күбесе хәзер дә саклана. Мәсәлән, Апас районының Багыш авылында егетне озатыр алдыннан сыек кына камыр ясыйлар. Ул шунда кулын тыгып, матчага тотына, аның кул эзен үзе кайтканчы саклыйлар. Питрәч районы Янсуар авылында егет китәсе көнне кош-корт суела. Шуның ботын егет икмәк белән ашый. Аның сөяген чорнап-төйнәп куялар, егет кайтканчы ул сандык төбендә саклана. Татар халкының бу гамәлләре артында «киткән кеше исән кайтсын дип, ризык һәрвакыт теләп тора» дигән ышану ята.
Профессор Ләйлә Дәүләтшина әйтүенчә, юлга чыкканчы, егет берничә чикне үтәргә тиеш, дигән гыйбарә дә бар. Иң беренче чик – ишек бусагасы. Питрәч районында егетне, «исән-сау йөреп кайт» дип әйтеп, тышкы ягы белән өскә каратып салынган тун аркылы атлатып чыгаралар. Ишектән чыгарганда, күп якларда егетнең кесәсенә «Үзеңнең туфрагың белән йөр, үзеңнең туфрагыңа кайтып бас», – дип, туфрак салынган кечкенә янчык салып җибәрәләр икән.
– Бу йоланың бер генә сүзе дә, ымы, хәрәкәте дә мәгънәсез түгел, аларның һәрберсе егетнең туган нигезе белән бәйләнешен өзмичә, исән-сау кире әйләнеп кайтуын тели һәм мифологик ышануларга, халыкның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнә. Бүгенге заманда да солдатка озату йоласы үзенең төп калыбын саклый һәм йола-гадәтләр бер буыннан икенче буынга күчә, – ди Ләйлә Дәүләтшина.
Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Татарстаннан армиядә хезмәт итәргә 3,2 мең егет алына.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез