Газетага язылу

Ризык ачысы: сыйфатсыз товар алудан сакланып бетеп буламы?

Кибеттән бер тапкыр да бозылган, сыйфатсыз ризык алып кайтмаучылар сирәктер. Өйгә кайтып пакетны ачкач, «бүген пешкән» ипинең каты, ә «яңа савылган» сөтнең ачыган булуы да бар.

Ризык ачысы: сыйфатсыз товар алудан сакланып бетеп буламы?

Кулланучылар хокукларын яклау органнарына килгән шикаятьләрнең зур өлеше нәкъ менә азык-төлек сыйфатына кагыла – саннар шул хакта сөйли. Кызганыч, җитешсезлекләрнең күз белән күреп, кул белән тотып булмаганнары да бар. Андыйлар сәламәтлек өчен аеруча куркыныч. 15 март – Кулланучылар хокукларын яклау көнендә ризык сатып алганда ничек алданмаска кирәклеген белештек.

 

Һәр унынчы кап ялган

Казанда яшәүче Җиһаншиннар кибеттән берничә тапкыр сыйфатсыз ризык сатып алып алданган.

– Алданмыйбыз, дибез дә, алданабыз шул. Бигрәк тә ирем игътибарсыз, каптагы язуларны укып та тормый, куллану вакытына да артык игътибар итми. Бозылган яшелчә белән җиләк-җимешне дә күтәреп кайтырга мөмкин. Махсус парафиннар белән эшкәрткәч, тыштан матур гына күренгән алма, әфлисун, авокадодан ачы, күгәргән тәм килгән очраклар да бар. Ысланган тавык исләнгән, скумбрия балыгына да чит тәм кергән була. Кибеткә кире илтеп биргәнебез юк. Аның өчен вакыт кирәк бит. Күтәреп барсак, акчаны кайтарып бирми калмаслар иде анысы, – ди Алсу Җиһаншина.

 

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, узган ел оешма тикшергән товарларның 10,6 процентында сыйфат һәм куркынычсызлык таләпләрен бозу очраклары (физик-химик, микробиологик күрсәткечләр һәм башкалар) ачыкланган. Чагыштыру өчен: 2023 елда бу күрсәткеч – 34, 8, ә 2024 елда 40 процент булган.

Аның сүзләренчә, кимчелек ачыкланган товарларның өчтән бер өлеше тиешле техник таләпләргә туры килмәгән. Сәүдә оешмалары белән утырып  сөйләшкәч хәлләр яхшырган, ләкин эре федераль сәүдә челтәрләреннән сатып алынган һәр унынчы кап сөт продукциясенең сыйфаты барыбер начар булуы ачыкланган. Хилафлыклар башлыча атланмай (18,2 процент), сары май (60 процент), каймак (23,8 процент), сыр (4,8 процент), сөт (10,4 процент) һәм эремчектә (23,9 процент) табыла.

 

– Ризыкларны төрле кибетләрдән сатып алдык. Сыйфатсыз продуктларның эре, рәсми төстә эшли торган сәүдә челтәрләрендә булуы аеруча кәефне төшерде. Тагын шунысы бар: без тапкан ялган ризыкларның барысында да «Честный знак» тамгасы бар иде. Димәк, бу билгене куючыларга да сорауларыбыз бар, – ди Розалия Арсланова.

 

Билгеле булганча, ризык сыйфатын берничә оешма тикшереп тора. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел кибет киштәләреннән 20 тоннадан артык сыйфатсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган азык-төлек продукциясе алынган. Чагыштыру өчен: 2024 елда 29 тонна ризыкны юк итәргә туры килгән.

 

– Гомумән алганда, соңгы биш елда Татарстанда ризыкның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы Россия күрсәткечләре белән чагыштырганда бер дәрәҗәдә тора. Микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларына кремлы кондитер эшләнмәләре (11 процент), балык һәм алардан ясалган продуктлар (10), сәүдә челтәрләре аша үз продукциясен сата торган цехларның һәм җәмәгать туклану предприятиеләренең кулинария эшләнмәләре (9), кош-корт һәм йомырка (8), ит һәм ит продуктлары (6), җәмәгать туклану предприятиеләрендә әзерләнгән ризыклар (5,7) туры килмәде, – ди идарә җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова.

 

2025 елда тикшерелгән товарлар арасында ялган (фальсификат) ризыклар исә 4,8 процентны тәшкил иткән. Алар арасында ит (15 проба), сөт (43) һәм балык (4) продукцияләре, ипи-булка эшләнмәләре (3), шәраб (5) һәм балалар өчен әзерләнә торган ризыклар (1 проба) бар.

 

– Мондый күренешнең сәбәпләре күп төрле. Төп сәбәбе – фальсификаторларның хәтта белгечләргә караганда да бер адым алда барулары. Алар нинди генә алдау ысулларын уйлап тапмый, чөнки монда зур акча турында сүз бара. Сыердан савып алынган сөт белән ясалма чимал арасында бик зур аерма бар. Ялган, сыйфатсыз ризык әзерләү ысуллары елдан-ел арта. Аларны бары тик лабораториядә тикшереп кенә ачыклап була. Шуңа күрә товар сыйфаты турында кибет директорлары да, гади кулланучылар да белә алмый, – ди Розалия Арсланова.

 

Сакланганны саклар

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә 2024 елда 2406 тапкыр мөрәҗәгать иткән булсалар, узган ел 2300 гариза кабул ителгән.

 

– Мөрәҗәгать итүчеләр саны бераз булса да кимеде, чөнки халык арасында аңлату эшләрен даими рәвештә алып барабыз. Алдану очраклары бигрәк тә өлкәннәр арасында күп. Алар сыйфатлы товар сайлаганда еш ялгыша, замана белән беррәттән бара алмаганлыктан, мәгълүматлардан хәбәрдар түгел. Яхшы белән яманны аера алмый, – ди Розалия Арсланова.

 

Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге сәүдәгә бәйле.

– Товарны, азык-төлек булсынмы ул, көнкүреш техникасымы, җиһазмы, бары тик рәсми сату нокталарыннан гына сатып алырга киңәш итәм. Кибет киштәсенә килеп эләккән товар тикшерү узган була, аның сыйфаты өчен җаваплы кешеләр дә бар. Дөрес, әле алай булган очракта да кулланучылар хокукы бозылырга мөмкин. Ризык сатып алганда исә каптагы гап-гади мәгълүматка игътибар итәргә киңәш итәм. Аның эшләнү вакыты, составы, җитештергән оешманың юридик адресын карарга кирәк. Теге яки бу хәл була калса, кемгә мөрәҗәгать итәсе билгелеме? Гади генә тоелган киңәшләрнең чынлыкта барысы да бик мөһим, – ди ул.

 

Дәүләт алкоголь инспекциясенә килгән мөрәҗәгатьләрнең 84,8 проценты – сәүдә өлкәсенә, 9,1 проценты – көнкүреш хезмәте күрсәтүләргә, 1,3 проценты – җәмәгать туклануы, 4,8 проценты башка төр хезмәтләргә карый.

Мөрәҗәгатьләрнең 85,3 проценты судка барып җиткәнче үк кулланучы файдасына хәл ителгән.

 

Ышанма сүзенә

Узган ел Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә 17,5 меңнән артык мөрәҗәгать килгән һәм аларның 56 проценты кулланучылар зарларына бәйле булган. Бигрәк тә хезмәт күрсәтүләр буенча шикаятьләр күп икән. 10 меңгә якын мөрәҗәгатьнең 6 меңе әнә шул категориягә карый.

 

– Кызганыч, хезмәт күрсәтүчеләр арасында намуссызлар күп. Йорттагы көнкүреш эшләрне башкару өчен почта тартмаларындагы, интернеттагы белдерүләр аша белгеч чакыру еш кына күңелсез тәмамланырга мөмкин. Гомуми мөрәҗәгатьләрнең 4,3 проценты шуларга туры килә. Шуңа күрә ремонт компанияләре хезмәтләреннән файдаланганчы, кулланучыларның фикерләрен генә түгел, ә эшне башкаручы турындагы мәгълүматларны да (урнашкан урыны, юридик адресы, телефоны, электрон почтасы) тикшереп чыгарга киңәш итәбез. Теге яки бу оешмага мөрәҗәгать иткәнче салым инспекциясе сайтына кереп, ИНН номеры буенча аларның бүген чыннан да эшләү-эшләмәвен карап алу да комачау итмәс, – ди Юлия Булатова.

Роспотребнадзор вәкиле белем бирү (гомуми мөрәҗәгатьләрнең 23 проценты) һәм түләүле медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле проблемаларга да игътибар итәргә киңәш итте.

 

– Билгеле, медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле мөрәҗәгатьләр бик күп түгел – 238 очрак, бу барлык мөрәҗәгатьләрнең дүрт процентын тәшкил итә. Ләкин аларның һәркайсы күрсәтелгән хезмәткә канәгатьсезлек белдерү генә түгел, ә кешенең сәламәтлеге һәм гомеренә куркыныч янаган булырга мөмкин дигән сүз. Кулланучылар иреннәрне контурлы пластикалау, энә белән дәвалау (иглоукалывание), тиредәге җөйләрне алдыру процедуралары, массаж һәм башка төрле хезмәтләрнең сыйфатыннан зарланган. Мондый төр хезмәт күрсәтүчеләр гадәттә кешеләрне үзләренең социаль челтәрләрендәге реклама аша җәлеп итә. Шул ук вакытта оешмаларның лицензияләре һәм хәтта белгечләренең медицина белемнәре дә булмавы ачыклана, – ди Юлия Булатова. – Гадәттә алар хезмәтләренең арзан булулары белән җәлеп итә. Ләкин медицина хезмәтләре бары тик белемле белгечләр тарафыннан документы булган медицина оешмаларында гына күрсәтелергә тиеш.

 

Шундый намуссыз эшли торган клиникалар турында сөйләгәндә, җитәкче Казанның Пушкин урамындагы 52 нче йорт адресы буенча урнашкан «ДС Клиник» оешмасын да телгә алды. Узган ел ахырыннан әлеге клиникага карата күп төрле зарлар килгән. Хәзерге вакытта оешма эшен туктаткан, җитәкчеләре зыян күрүчеләр белән элемтәгә чыкмый.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре