Ризык булмасын бозык: Казанда ботулизм белән авыручылар саны 14кә җиткән

Россиянең дүрт төбәгендә, салат һәм роллар ашап, ботулизм белән авыручылар саны 150дән артып китте. Агуланучыларның күпчелеге авыр хәлдә. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород һәм Казанны аяктан еккан авыру нәрсәсе белән куркыныч? Күпләр агуланган ризыкны кем җитештергән?

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, Казанда ботулизм белән авыручылар саны 14кә җиткән. «8 кеше авыр хәлдә реанимациядә, шул исәптән 2 хатын-кыз ИВЛ аппаратына тоташтырылган», – диелгән хәбәрдә.

Казанда авыруны «Локалкитчен» компаниясе җитештергән «Лобио с фасолью» салаты аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе әлеге салатны алучыларны (барлыгы 116 кеше) ачыклаган, аларның барысы белән дә элемтәгә кергән. Сатылмый калган 136 порция салат сатудан алынган һәм лабораториягә озатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.

Башка төбәкләрдә агуланучылар «Гастропорт» компаниясе җитештергән «Салат с тунцом, фасолью и яблоком» һәм «Перекресток» кибетеннән алынган ролл ашауларын хәбәр иткән. Белгечләр әлеге ризыкларны читләтеп үтәргә куша.

Сүз уңаеннан, кафе-рестораннар, азык-төлек җитештерү һәм китереп бирү сервислары планнан тыш тикшерүләрдән вакытлыча азат ителгән, ягъни мораторий бар. Бу хәлләрдән соң «Иҗтимагый кулланучылар инициативасы» Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга әлеге мораторийны гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән. «Зур көндәшлек аркасында, предприятиеләр мәҗбүри санитария таләпләрен үтәмиләр, акчаны янга калдырырга тырышалар. Ә планнан тыш тикшерүләрдән азат ителү сыйфатсыз продукция сатарга мөмкинлек бирә», – дигән Россия кулланучылар берлеге рәисе Петр Шелищ.

Азык-төлек оешмаларын яхшылап тикшерү кирәк кирәген, әмма бу безнең, аеруча әзергә бәзер яшәргә ияләшеп баручы шәһәр халкының ялкаулануыннан да килеп чыккан бәла түгелме икән? Андый фикер дә бар.

Ботулизм – ботулинум клостридиясе (Clostridium botulinum) токсины белән агулану нәтиҗәсендә барлыкка килеп, нерв системасын зарарлый торган авыру. Тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәсә, үлемгә китерергә мөмкин. Симптомнары:

– беренче сәгатьләрдә – күңел болгану, косу, эч авырту, тән температурасы күтәрелү;

– бераздан – йоту һәм сөйләмгә бәйле кыенлыклар, күз алды караңгылану, күз күрүе начарлану;

– агару, авыз кибү;

– үз-үзеңне кулда тота алмау һәм хәтта паралич.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе, әлеге авырудан саклану өчен, түбәндәге киңәшләрне истән чыгармаска куша:

– консервлау өчен яхшылап юылган, чистартылган, ә иң мөһиме – бозылмаган яшелчә, җиләк-җимеш һәм гөмбә кулланырга;

– базарда, урамда сатучылардан консервлар, ысланган балык, өй колбасасы сатып алмаска;

–  консервларны суыткычта яки салкын базда гына сакларга.

Фото: Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре