Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, бу роботлар Казандагы ишегалды чистартучыларның 877 кешелек дефицитын өлешчә капларга мөмкинлек бирәчәк.
«Операторлар инде әзерлек узган. Роботлар алыштырыла торган өлешләр белән җиһазландырылган: кышын аларны кар чистарту өчен, җәен чүпләрне себерү өчен кулланырга планлаштыралар», – дип билгеләп үтте Гыйниятуллин.
Дөрес кулланылган очракта, һәр робот унлап көрәкле кешене алыштыра ала. Шулай итеп, 28 машина якынча 280 кеше урынына эшләячәк.
Сентябрь аенда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәрнең бер предприятиесендә ике модель робот-чистартучыны җиһазлар белән сынап караганнар. Салкын чорда машиналар кар чистарткыч белән, ә җылы вакытта себеркеләр һәм газон чапкычлар белән җиһазландырылырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез