1 июньдә башкалада «Родники. Дети» балалар җырының финалы узачак. Анда Татарстан данын «Ежевика» фолк-проекты яклаячак. Әлеге проектны уйлап табучы Россия халык артисты Олег Газманов бәйгенең таләпләре турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Быел конкурска 2 меңнән артык гариза кергән. Финалга илнең 22 төбәгеннән һәм Беларусьтан 29 финалист чыккан. Олег Газманов белдергәнчә, «Родники» һәм «Родники. Дети» илкүләм проектлары үзе бер хәрәкәткә әйләнеп, 10 миллион кешене җәлеп иткән. «Бу проектны 20 ел элек уйлап тапкан идем. Ул 100 меңнән артык талантлы автор, башкаручы, шагыйрь, аранжировкалаучыларны үзенә туплады. Төрле бәйгеләр уздырабыз. Сәләтле балалар өчен «Родники. Дети» конкурсын булдырдык. Чишмәләрдән зур елга барлыкка килер. Башта күп булса, 500 җыр килер дип көткән идек. Тик беренче елны ук 20 мең әсәр килде. Сез көнгә ничә җыр тыңлый аласыз? Күп дигәндә, унныдыр. Ә монда – 20 мең. Без үз платформабызда җыр-сәнгать сөючеләрне берләштерергә булышабыз», – диде җырчы.
Олег Газмановтан журналистлар: «Бәйгедә нинди жанрларга өстенлек биреләчәк?» – дип тә сорадылар. «Иң мөһиме халык күңеленә барып җитә торган җырны сайлагыз. Жанрларда чикләү юк», –диде ул.
Газманов Казан турында фикерләре белән дә бүлеште. «Монда ничә тапкыр килгәнемне хәтерләмим. Быел сәхнәгә беренче тапкыр чыгуыма, музыкант булып эшли башлавыма 56 ел тулды. Шушы еллар эчендә Казанның төрле чагын, коточкыч хәлдә булган елларын да күрдем. Һәм шәһәрне шундый хәлдән тартып чыгарган җитәкчеләр белән бәхетле дип саныйм. Казан бик матур», – диде артист.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез