Татарстанның Спас районын Роман Исланов җитәкләячәк. Бу хакта Болгарда депутат Мансур Нугаев рәислегендә узган бишенче чакырылыш Спас муниципаль районы Советының беренче утырышында билгеле булды.
Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хупладылар. Утырышта шулай ук ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Роман Ислановны Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе рәисе Сергей Тюнев тәкъдим итте.
Ант кабул иткәннән соң яңа башлык депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм эшнең төп юнәлешләрен билгеләде. Социаль инфраструктураны үстерү, аграр секторга ярдәм итү, инвестицияләр җәлеп итү һәм муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез