Газетага язылу

Роман Курцын Казанда «Малыш-каратист» фильмын тәкъдим итә

4-8 сентябрь көннәрендә Казанда “Алтын мөнбәр” Халыкара кино фестивале уза. Ул егерме икенче тапкыр оештырыла.

Роман Курцын Казанда «Малыш-каратист» фильмын тәкъдим итә

Анда катнашучылар инде башкалага җыела башлады. Россия киносы һәм театр актеры, продюссер, каскадёр, “Ярфильм” оешмасы арт-директоры Роман Курцын фестивальгә махсус кунак буларак чакырылган. Аның “Малыш-каратист” фильмы конкурста катнашмый. Кино яратучылар тулы метражлы фильмны бүген Казан Кремлендәге мәйданда карый ала. Роман Курцын белән журналистлар өчен матбугат конференциясе узды. Актер күптән түгел сьемкалар вакытында сул кулы белән травма алган, операция кичергән. Шулай булуга карамастан, Казанга сәфәрен кичектермәгән. Журналистларга ул үзенең иҗади эшчәнлеге хакында сөйләде.

Роман Курцын хәзерге вакытта балалар кино сәнгатен үстерү, каскадерлар әзерләү белән шөгыльләнә. Аның үзенең шәхси мәктәбе дә бар. “Малыш-каратист” фильмы әнә шул эшчәнлекнең бер нәтиҗәсе дияргә дә мөмкин. Фильмда төшү өчен Ярославль шәһәрендәге 70 бала 8 ай дәвамында әзерләнгән. Алар чын каскадер мәктәбен уза. “Кинода иң авыры – балаларны һәм хайваннарны төшерү,” – ди актер. Ләкин ул шушы авыр эшкә – балалар кино сәнгатен үстерүгә алына. Киноиндустриянең бу жанрын сайлауда төп сәбәп – үзенең балалары туу. Аның улына 14, кызыена 10 яшь. Роман әле хәзер дә аларга телефонда, интернетта утырырга рөхсәт бирми. Бергәләп футбол уйныйлар, китап укыйлар. “Әгәр әти баласына әйдә уйныйбыз дисә, аның белән шөгыльләнсә, ул телефонда утырмый,”-ди әти кеше. Роман Курцынның үз тормыш принциплары һәм ул балалар киносын үстереп тәрбия эшенә үз өлешен кертүче актер, продюссер. Ясалма фәһем турында да фикерен җиткерде. “Ул каскадерлар эшенә дә тирән үтеп керәчәк, ләкин ясалма фәһем ныграк кулланылган саен, тамашачы чын каскадерлар эшен карарга күбрәк тартылачак,” – дип саный. Актер планнары белән дә бүлеште. Киләчәктә “Алтын мөнбәр” фестиваленә үз хезмәтен конкурска да тәкъдим итәргә тели.                                

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре