Россиядә WhatsApp мессенджеры (Россиядә экстремистик оешма дип танылган һәм эшчәнлеге тыелган Meta корпорациясенә карый) эшенә алга таба акрынлап чикләүләр кертеләчәк.
Әгәр мессенджер РФ законнары таләпләрен үтәмәсә, аны тулысынча туктатырга да мөмкиннәр. Бу хакта Роскомнадзорга сылтама белән «Ведомости» яза.
«Кулланучылар башка мессенджерларга күчеп өлгерә алсын өчен, чикләүләр этаплап кертеләчәк. Илкүләм сервисларга күчәргә киңәш итәбез. WhatsApp эшенә чикләүләр кертү дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез