Рособрнадзор: БДИга кергәндә ПЦР-тестлар һәм сертификатлар күрсәтергә кирәкми

2022 елда БДИга керү өчен укучыларга вакцинация турында сертификатлар күрсәтергә яки ПЦР-тестлар күрсәтергә кирәкми. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне "кайнар линия" барышында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте.

- Әмма эпидемиологик куркынычсызлыкның барлык кирәкле чаралары да үтәләчәк, - диде Музаев. - Имтихан бирүчеләрнең  һәм оештыручыларның кергән вакытта температураларын үлчиләр. Оештыручылар битлекләрдән булачак, ә укучыларга битлексез дә керү мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, БДИнең төп этабы бер атнадан, 26 майда башлана. Имтиханга 740 мең кеше теркәлгән. Быел һәркем ике мәҗбүри фән - рус теле һәм математиканы, ә вузларга укырга керергә теләүчеләр башка фәннәрне сайлап ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ПЦР-тест

Көн хәбәре