Россиягә кызамык вирусы 16 илдән кертелгән. Бөтен дөнья кызамыктан “яна”. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова “Россия-24” каналы эфиры аша шулай дип белдергән.
“Россиядә таралган кызамык вирусларының безгә 16 илдән кертелгәнлеге ачыкланды. Без 123 шундый очракны теркәдек. Күп бу. Дөнья кызамыктан “яна” дигән сүз”, – дип белдергән ул.
 Попова сүзләренә караганда, бүген кызамыкка бәйле вазгыять тотрыклы. Асылда прививкасызлар чирли. Роспотребнадзор башлыгы фикеренчә, быел Россиядә чит илдән кертелгән бер генә йогышлы авыруның да таралуына юл куелмаган. Мондый очраклар тиз генә ачыкланып, тиешле каралар күрелгән һәм чир “йөгәнләнгән”.
 Исегезгә төшерәбез: 2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиядә балалар арасында 4,9 мең кызамык очрагы теркәлгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга (19 очрак) караганда 262 тапкыр күбрәк. Татарстанда ел башыннан 84 кызамык очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта 41 очрагы чит ил кешеләренә туры килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез