96 процент очракта Cоvid-19 коронавирус инфекциясе тамчы юлы белән күчә. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Без бүген вирусның, нигездә, тамчы юлы белән күчүен беләбез — 96 процент очрак тамчы юлы белән бәйле, — дип сөйләде Попова. – Төрле тикшеренүчеләр фикеренчә, авыру бары тик 4 яки 6 процент очракта гына һава юлы белән күчә».
4 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә коронавирус белән зарарлануның 4 731 очрагы теркәлгән, 333 кеше инде терелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез