Коронавирус йоктыручыларның яше “яшәрә”. Аны йоктыручыларның 30%ы – 18-39 яшьлекләр.
– Яшьләрнең күбесе кичке клуб һәм дискотекаларга йөрүен яшерми. Республикада әлегә кадәр аларны ачарга рөхсәт булмаса да, димәк, алар шыпырт кына эшен дәвам итә. Тикшерүләр булачак. Ә анда йөрүчеләр үзләре үк саклык чараларын кулланмауны яшермиләр. Саклык ул – битлек кию генә түгел. Социаль дистанция, кулларны юып йөрү, һич югы антисептиклар куллану кирәк, ди Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез