Россия 84 хәрби хезмәткәрен әсирлектән кайтарды

Россия һәм Украина 84/84 исәбеннән тоткыннарны алышты. Бу турыда Оборона министрлыгында сөйләделәр.

Хәзер азат ителгән хәрбиләр Беларусиядә беренче медицина һәм психологик ярдәм ала. Алга таба алар Россиягә кайтачак, анда аларны Оборона министрлыгының медицина учреждениеләрендә дәвалау һәм реабилитацияләү көтә.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, алмашу Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арадашлыгы ярдәмендә башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 15 августта, Аляскада узачак очрашуда Украина кризисын чишү мәсьәләсен Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп сөйләшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре