Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы 18 процентка кадәр күтәргән. 26 июльдә үткәрелгән утырышта шундый карар кабул ителгән. 2023 елның декабреннән төп ставканың 16 процент дәрәҗәсендә булганлыгын искәртик.
Үзәк банк хәбәренә караганда, Россиядә инфляция көчәйгән, һәм ул банкының апрель азагы фаразына караганда зуррак күрсәткеч тәшкил итә. Эчке ихтыяҗның үсүе товарлар һәм хезмәтләр тәкъдимен киңәйтү мөмкинлегеннән әле һаман зуррак.
 Үзәк банк инфляцияне киметү өчен акча-кредит сәясәтен өстәмә рәвештә кырысландырырга тиеш, диелгән банк хәбәрендә.
 Шул ук вакытта Үзәк банкның Директорлар советы якындагы утырышларда төп ставканы алга таба күтәрергәме-юкмы икәне турында уйлашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез