Кытайга баручы Россия халкы өчен визасыз режимны сынау 15 сентябрьдә гамәлгә керде һәм 2026 елның 14 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу илгә эшлекле һәм туристик максатларда, шулай ук туганнары янына килгән гомумгражданлык чит ил паспортлары булган кешеләргә кагыла. Визаны бары тик эш, уку, журналистлык эшчәнлеге өчен, шулай ук машина йөртүчеләргә, экспедиторларга һәм тәрҗемәчеләргә рәсмиләштерергә кирәк.
Россия гражданнары Кытайга килгәннән соң 30 көн яши ала, шул ук вакытта, әгәр алар кунакханәләрдә яшәмәсә, полициядә 24 сәгать эчендә теркәлергә тиеш. Бер елда илгә килүләр саны буенча бернинди чикләүләр юк. Кытайның бөтен территориясе буйлап йөрү рөхсәт ителә, әмма хәрәкәт билгеле бер зоналарда, мәсәлән, Тибет Автоном районы кебек зоналарда чикләнергә мөмкин.
Визасыз режим дипломатик һәм хезмәт паспортларына карата кулланылмый. Әгәр сәфәр максаты визасыз режим таләпләренә туры килми икән, чик сакчылары илгә керүне тыярга мөмкин. Шул сәбәпле Россиянең Кытайдагы илчелеге үзең белән кунакханә броне, авиабилетлар, туганлык турындагы документлар, шулай ук сәфәрнең максатын раслый торган башка аргументлар алырга киңәш итә.
2025 елның 2 сентябрендә Кытай Халык Республикасының рәсми вәкиле Россия халкы өчен бер елга визасыз режим кертү турында хәбәр итте. Россия Президенты Владимир Путин Кытай хакимиятенең бу карарын дуслык билгесе дип атады һәм Кытай гражданнары өчен дә нәкъ шундый ук режим кертергә вәгъдә итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез