Россия белән Украина арасында чираттагы сөйләшүләрнең кайчан үтәчәге мәгълүм булды

Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләрнең өченчесе бу атнада – 23 яки 24 июльдә узарга мөмкин. Independent газетасының төрек телендәге басмасы, дипломатик чыганакларга таянып, шул хакта хәбәр итә.
Очрашуның асылда оештыру-техник мәсьәләләргә кагылачагы күздә тотыла.

Фикер алышуга чыгарылачак төп мәсьәләләр:
🔹гуманитар ярдәм оештыру
🔹хәрби әсирләр белән алышу
🔹 чиктән тыш кирәкле инфраструктураның иминлеген тәэмин итү
🔹чикләрне контрольдә тоту чаралары
Сөйләшүләрне үткәрү урыны, вакыты, делегацияләр составы турында мәгълүм түгел. Моңа кадәр яклар ике тапкыр Истанбулда – быел 16 майда һәм 2 июньдә очрашты. Сөйләшүләрдә хәрби әсирләр белән алышу, конфликтны җайга салу буенча меморандумнар проектларын тикшерү булды.
Яңа очрашу уздыруны Украина тәкъдим итте. Бу хакта 19 июльдә мәгълүм булды. Россия ягы сөйләшүләргә әзер булуын раслады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре