Россия Дәүләт хезмәтләре порталында күпбалалы гаиләләр өчен сервис пәйда булган

Россия Дәүләт хезмәтләре порталында күпбалалы гаиләләр өчен сервис пәйда булган. “Жизненные ситуации” сервисы мондый гаиләләргә кирәкле барлык хезмәтләрне бер мәйданчыкка туплаган. Инде хәзер үк биредә күпбалалы гаилә статусын һәм электрон таныклык рәсмиләштерергә мөмкин.

Хөкүмәттә билгеләп үтелгәнчә, яңа сервис төрле документлар, ташлама һәм түләүләр алу өчен мәгълүматлар эзләүдән, төрле ведомстволарга барып баш июдән коткара. Сервис “Государство для людей” проекты кысасында булдырылган. Аны тормышка ашыруга җаваплы вице-премьер Дмитрий Григоренко әйтүенчә, “Жизненная ситуация” дәүләт хезмәтләреннән тизрәк файдалану гына түгел, бәлки гаиләгә бергәләшеп ял итү урыннарын эзләү мөмкинлеге дә бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре