«Сириус» фәнни-технологик университетының яңа проекты яман шешкә каршы көрәшүдә ыргылыш вәгъдә итә. Биредә сүз иммунотерапия куллануның яңа ысулы турында бара. Аның бурычы – организмның үзен яман шешне юкка чыгарырга өйрәтү. Организмда бик нәтиҗәле «корал» – Т-лимфоцитлар бар. Әмма ракның мәкерлеге шунда: ул «көрәшчеләрне» алдарга өйрәнгән. Шул «алдашу» сәбәпле лимфоцитлар яман шеш күзәнәкләрен «күрми», аларны сәламәтеннән аера алмый. Нәтиҗәдә рак күзәнәкләренә организмны «җимерүгә» ирек куела.
Хәер, фәндә инде бүген үк, ясалма рецептор кертеп, Т-лимфоцитларның «күзләрен ачу» ысулы уйлап табылган. Ул лимфоцитларга, сәламәтлеккә зыян салмыйча, рак күзәнәкләрен генә юкка чыгарырга ярдәм итә. Нәтиҗәле чара уйлап табылган икән, нигә кулланылмый соң, дисезме? Эш шунда: Т-лимфоцитларның «күзләрен ачу» – гаять катлаулы бурыч. Аны фәкать лабораториядә генә хәл итәргә мөмкин. Лимфоцитларны башта каннан алып, лабораториядә бик катлаулы процедуралар үткәрергә, шуннан соң сырхауның организмына кире кайтарырга кирәк. Бу эш гаять кыйммәткә төшә һәм югары технологияле җиһазлар таләп итә.
Менә хәзер «Сириус» галимнәре, бу чикләүләрдән котылу өчен, Т-лимфоцитларга сырхауның организмы эчендә үк авыруга каршы көрәшү мөмкинлеге бирердәй технология уйлап тапкан. Образлы итеп әйтсәк, организмга липидлы нанокисәчекләр ярдәмендә «лаборатория» кертүне тәкъдим иткән.
Хәзерге вакытта галимнәр хайваннарда экспериментлар үткәрергә җыена, дип яза «Российская Газета».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез