Россия Герое Рәсим Баксиков: “Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә кирәк”

Татарстан Милли китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Белем. Беренчесе” илкүләм онлайн марафоны дәвам итә. Чарада Россия Герое Рәсим Баксиков махсус хәрби операциядә "Алеша" танкы экипажының кылган батырлыгы, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү турында сөйләде.

– Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләргә кирәк. Ата-бабаларыбызның, замандашларыбызның, шул исәптән махсус хәрби операция геройларының батырлыклары аларга үрнәк булырга тиеш. Теләгем шул: яшьләр тарихны өйрәнсен иде, – дип белдерде "Алеша" танкы экипажы әгъзасы Рәсим Баксиков.

Махсус хәрби операция барышында "Алеша" танкы экипажы Запорожье юнәлешендә Украина Хәрби көчләре бронетехникасы колоннасын тар-мар итте. 2023 елның 23 августында Россия Президенты "Алеша" Т-80 танкы экипажына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган марафон 30 апрельгә кадәр уза. Чара илнең 11 мәйданчыгын үз эченә алды. Марафон кысасында төрле өлкәләрдә танылган шәхесләр яшьләргә Бөек Ватан сугышының героик тарихы турында сөйләячәк, уртак киләчәк төзү өчен халыкның тарихи хәтерен саклауның мөһимлеген искә төшерәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое Рәсим Баксиков "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында

Көн хәбәре