Россия Герое Рәсим Баксиков Казанда Җиңү парадында шигырь укыды

Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадында шигырь белән чыгыш ясады. Бу хакта "Татар-информ" яза.

«Солдаты войн не выбирают, они уходят просто на войну. Отечеству на верность присягают и верность эту в сердце берегут», - Бу Александр Бугровның шигыреннән юллар. Баксиков чыгышы өчен нәкъ менә әлеге шигырьне сайлаган.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре