Россия Герое Рәсим Баксиков 1 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында стажировка уза. Укыту махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Геройлар вакыты» белем бирү федераль программасы кысаларында үткәрелә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Баксиков Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, министрның урынбасарлары һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән рәсми очрашу уздырды. Очрашуда катнашучылар мәгариф системасы эшчәнлеге һәм үсешенең төп мәсьәләләре турында фикер алышты.
Әлеге темалар арасында БДИ оештыру һәм уздыру, олимпиада хәрәкәтен үстерү, мәктәпләрне уку әдәбияты белән тәэмин итү, укытуның гаилә формасын кертү, педагогларның хезмәт хакын арттыру чаралары, шулай ук тармак хезмәткәрләренең намусын һәм абруен яклау механизмнары булды.
Стажировка вакытында Баксиковның кураторы итеп ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләнде, дип яза Татар-информ.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Геройлар вакыты» федераль программасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарын тернәкләндерү, укыту һәм эшкә урнаштыруга юнәлтелгән. 2025 елда Россия төбәкләренең күбесе әлеге кадрлар проектының үз версиясен башлап җибәрде. Татарстанда программа «Батырлар. Татарстан Геройлары» дип атала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез