Герой булып тумыйлар, геройга әвереләләр. Батырлык ул зур гамәлләр кылу дигән сүз дә түгел. Көн саен яхшылык, кыюлык һәм намуслылыкка таба адым ясау ул батырлык. Югары максатларга омтылыгыз, кыенлыклардан курыкмагыз һәм һәрвакыт үз кагыйдәләрегезгә тугры калыгыз. Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның Казанга килгәч яшьләр белән очрашуда әйткән сүзләре бу.
«Урам» экстрим паркында узган очрашуда ул булганның кадерен белергә киңәш бирде. «Уң аягымда протез, ә сул аягымны тегеп куйдылар. Менә бит, барыбер сезнең алдыгызда торам, йөрим. Авыр чакта сезнең янга килгән полковникны искә төшерегез. Барлык авырлыклар онытылачак. Шуны истә тотыгыз: гәүдәне яралап була, ә рухны булмый. Сугышчының рухы Россиянең тимер калканы ул, – диде Герой. – Ярты ел ятып кына тордым, 10 ай юынмадым, 14 операция кичердем. Елап утырыйммы? Аңа карап аяклар үсми бит. Мин – өч бала әтисе. Машина, йорт, фатирны сатып алып була, ә гаиләне булмый. Сезнең бурыч – гаилә кору».
Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның катлаулы, әмма үрнәк язмышы турында биредән укый аласыз.
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова
https://vatantat.ru/2022/12/99475/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез