Аның нәтиҗәләре буенча оешма матбугат хезмәте релиз бастырды, анда Россия һәм Белоруссия спортчыларыннан барлык чикләүләр алынды, дип күрсәтелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия спортчылары 2022 елдан бирле санкцияләрдә булды. 2025 елда Индонезиядә узган дөнья чемпионатында үзебезнең гимнастлар нейтраль әләм астында чыгыш ясады.
Быел чемпионат 17-25 октябрь көннәрендә Роттердамда (Нидерланд) узачак һәм анда россиялеләр үз әләмнәре һәм гимннары белән тәкъдим ителәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез