Закон проекты авторлары фикеренчә, Россия гражданлыгын алу өчен ант бирү яшен 18дән 14 яшькә калдыру ватанпәрвәрлек рухын үстерү, илебезнең Конституциясен һәм законнарын үтәү бурычларын аңлы рәвештә кабул итү мөмкинлеге бирәчәк.
Дәүләт Думасының Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре комитеты Леонид Калашников җитәкчелегендә парламент палатасына 14 яшьтән Россия Федерациясе гражданины өчен мәҗбүри ант кабул итүне күздә тоткан закон проектын керткән. Документ Думаның мәгълүматлар базасына урнаштырылган, дип яза “KazanFirst”.
Закон проекты авторлары фикеренчә, ант кабул итүне 18дән 14 яшькә калдыру ватанпәрвәрлек рухын арттыру, Россия Конституциясе һәм законнарын үтәү бурычларын аңлы рәвештә кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Моңа бәйле рәвештә “Россия Федерациясе гражданлыгы” турында законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Ант кабул итүдән баш тарту очрагында, гражданлык бирү турында карар гамәлдә түгел дип саналачак.
Гражданлык бирү турында карар ант бирү көненнән үз көченә керә. Карар кабул ителгәннән соң бер ел эчендә ант бирелмәсә, карар гамәлдә түгел дип санала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез