Россия язучылар берлеге җаваплы сәркатибе: «Без язучылар оешмаларының мөстәкыйль булуын телибез»

Бүген Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае узды. Оешма әгъзалары күпчелек тавыш белән Россия Язучылар берлеге белән кушылуны хуплады.

Чарада Россия Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов катнашты. «Безнең барыбызны да илебезнең уртак тарихы берләштерә. Без сезнең хезмәтегезне дә, тарихыгызны да хөрмәт итәбез. Россия Язучылар берлегенең төбәкләрдә 98 бүлеге бар һәм аларның һәммәсе үз эшчәнлеген мөстәкыйль алып бара. Без сезнең дә алга таба шулай үзенчәлекле, мөстәкыйль булып эшләвегезне телибез», – диде ул чыгышы вакытында.

Аның сүзләренә караганда, берләшү – ул Ватаныбызның рухи куркынычсызлыгын булдыру өчен кирәк. «Хәзерге вакытта илебезне матди, дипломатик, оборона ягыннан гына түгел, рухи яктан да ныгыту бара. Дөресен генә әйткәндә, без бит барыбер һәрвакыт бергә булдык. Сезнең авторларыгызны да, уй-фикерләрегезне дә беләбез. Язучы бит ул – өстәл янында язып утыручы гына түгел. Язучы булу – ул синең кылган гамәлең. Алда бик зур эшләр тора. Берләшү – ул илнең барлык әдәби бердәмлекләренең бердәм булуы. Кайсыдыр республикада башкарылган нәтиҗәле эшләргә сөеник һәм аны саклап калырга, башкаларда да булдырырга тырышыйк. Россия Язучылар берлегенең яңа Уставында туган телне һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклау беренче урында тора», – дип сөйләде Николай Иванов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре