Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә. Украина гаскәрләре үзләренең подразделениеләрен чолганыштан чыгармакчы һәм Оскол елгасына таба ыргылыш ясамакчы булган.
Моначиновка, Осиново һәм Нечволодовка торак пунктлары тирәсендә хәрби бәрелешләр булган. Министрлык мәгълүматлары буенча, Украина кораллы көчләренең 151нче механикалаштырылган бригадасы, шулай ук Украина нацгвардиясенең 1нче һәм 15нче бригадалары һөҗүм иткән.
Хәрби бәрелешләрдә дошман зур югалтуга дучар булган. Украинаның 50ләп хәрбие, 1 БМП, 2 бронялы машина, 14 автомобиль, өч миномет һәм 3 радиоэлектрон көрәш станциясе юк ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез