Россия мәктәпләрендә яңа уку елына бәйле даталар билгеле. Мәгариф министрлыгы тәкъдиме буенча, ул 1 сентябрьдән 26 майга кадәр дәвам итәчәк.
«Бу чаралар укытуга бердәм якын килергә, санитария нормаларын үтәүне тәэмин итәргә һәм укучыларның ялын дөрес планлаштырырга ярдәм итәчәк», – диелә министрлыкның телеграм-каналында.
Димәк, 2026 елда җәйге каникуллар 27 майдан 31 августка кадәр планлаштырыла. Башка ялларның даталары билгеләнмәгән, әмма мәктәп укучыларының көз, кыш һәм яз көне ялы һәркайсы җиде көннән дә ким булмаска тиеш, дип күрсәтелгән. Беренче сыйныф укучылары өчен февральдә, ким дигәндә, бер атналык өстәмә каникуллар тәкъдим ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез