Россия Мәгърифәт министры укытучыларның “кәгазь эше”н киметергә вәгъдә иткән

Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов бөтенроссия авыл укытучыларының съездында педагогларны берничә ай эчендә хисап эшеннән азат итәргә вәгъдә биргән.

– Без төбәкләрдә укытучыларның нинди хисап эшләре белән мәшгуль булуын анализлагач, күп очракта кирәкмәгән нәрсәләр тутыруын күрдек. Бу позицияләр хәтта 30–35шәргә җитә. Әти-әниләр турында белешмә, сыйныфның социаль паспорты, укучыларның казанышлары һәм башкалар, – ди Сергей Кравцов.

Бюрократик эшне кыскарту өчен төбәкләргә хатлар җибәрелгән. Моңа кадәр укытучыларга административ эшне киметү буенча Пенза өлкәсе пилот төбәк итеп билгеләнгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре