Үзәктә – техник фәннәр. Россия математиклары, физиклары һәм химиклары Казанга фикер алышырга җыелды. Казан дәүләт мәдәният университетында үткән пленар утырышта исә галимнәр, югары уку йортлары ректорлары техник белемне, сәнәгатьне үстерү турында сөйләште.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, әлеге чара техник фәннәрне популярлаштырырга ярдәм итә.
– Вузга кергәндә, техник юнәлешләр буенча кирәкле математика, физика, химия фәннәреннән имтихан бирүчеләр саны кими. Димәк, инженерлык, фәнни юнәлешләргә баручылар да азая. Бу өлкәдә фәнни хезмәтләр яклаучылар да әллә ни күп түгел. Бу проблема безне бик борчый. Моңа игътибар итмәсәк, технологияләр буенча алга китү мөмкинлеге бик аз булачак. Фәнни компетенцияләр концепциясен кабул итәбез. Вузларда мондый чараларны алга таба да актив уздырачакбыз. Билгеле бер белгечләргә генә түгел, башкаларга да файдасы тисен. Галимнәр яшьләргә киңәшләрен бирәчәк, – диде Рифкать Миңнеханов.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 2024 елның республикада Фәнни технологик үсеш елы дип игълан ителүен искә төшерде. Аның фикеренчә, әлеге җыен техник фәннәрне заманча үстерергә, яшьләрдә фәнгә карата кызыксыну уятырга булышачак.
– Филолог буларак, минем өчен математика алымнары, технологияләр ул – югары математика. Бу – аерым дөнья. Чарада катнашу миңа аеруча файдалы, – диде Ләйлә Фазлыева. – Машина төзелеше тармагы булсынмы, очкычлар, суднолар төзүме – боларның берсе дә математик технологияләрдән башка алга китә алмый. Безнең максат – импортны үстерү, галимнәр технологияләрен хезмәт, сәнәгать, фән базарына чыгару. Моны без ил галимнәре белән бергә хезмәттәшлек итеп башкарачакбыз.
Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет ректоры Тимур Алибаев белдергәнчә, бу чара унниверситет өчен аеруча мөһим. Вузда сәнәгатькә кадрлар әзерләү буенча «түгәрәк өстәл» оештырылачак.
– Конференция математика белән кызыксынучыларны гына түгел, фән өлкәсендә төрле тикшеренүләр уздыручы, яңа табышлар булдыручы, эшләнмәләр уйлап табучы галимнәрне дә берләштерә. Технологик процессларны модельләштерү, радиотехника, цифрлы аралашу, робототехника һәм башка темалар буенча фикер алышулар булачак, – диде Тимур Алибаев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез