Газетага язылу

Россия Президенты Сергей Когогинга Хезмәт Герое йолдызын тапшырды

Президент Владимир Путин КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогинга Россия Федерациясенең Хезмәт Герое йолдызын тапшырган. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 


Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремленең Екатерина залында узган. Владимир Путин Сергей Когогинны “автоспорт легендасы” дип атаган.
Чаллы автогиганты җитәкчесенә Хезмәт Герое исеме бирелү турында инде декабрь башларында ук мәгълүм булган иде. Топ-менеджер дәүләт алдындагы аерым хезмәт казанышлары һәм илебезнең машина төзелеше өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен шундый зур бүләккә лаек булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре