Кызыл мәйданда узучы хәрби парадта Россия Президенты Владимир Путин Җиңү бәйрәме белән котлады.
– Бүген безне шатлык һәм кайгы, горурлык һәм рәхмәт, миллионлаган гомерләр бәһасе бәрабәренә Җиңүгә ирешкән буын алдында баш ию хисләре берләштерә. Тарихи вакыйгалар турында хәтерне саклыйбыз. Җиңү варислары буларак 9нчы Майны ил өчен иң мөһим бәйрәм итеп билгеләп үтәбез, – диде Россия Президенты Владимир Путин. – Икенче Бөтендөнья сугышындагы төрле милләт вәкилләренең каһарманлыгы мәңгегә хәтергә кереп калачак. Советлар Союзы үзенә иң авыр һөҗүмнәрне кабул итеп, каршы тора белде, миллионлаган кешеләр кулына корал алып каршы торды. Шуның нәтиҗәсендә, Икенче бөтендөнья сугышында бәхәссез җиңүгә ирешелде. Урта Азия, Кавказ аръягы халкының җиңүгә керткән өлеше зур булды. Җиңү өчен башын салган бөтен кеше алдында баш иябез.
 Россия Президенты бу сүзләреннән соң бер минутлык тынлык игълан итте.
 – Гаделлек, дөреслек безнең яклы. Бөтен ил махсус хәрби операциядә катнашучыларны хуплый. Без аларның рух көче белән горурланабыз. Без ветераннарга тиң булырга тырышачакбыз, бу традицияләрне йөрәгебезгә салып куеп, киләчәк буынга тапшырачакбыз. Россия хакына һәрвакыт барлык бурычларны хәл итеп барачакбыз. Җиңүче халыкка дан! Бәйрәм белән! – диде Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез