Бу хакта “ТАСС” яза. Суд билгеләгәнчә, Алтай краеннан хәрби хезмәткә чакырылган егет 2024 елның маенда Украина ягына күчәргә карар иткән һәм, хәрби разведка белән элемтәгә кереп, үз теләген белдергән.
Солдатка ярдәм кулы сузарга вәгъдә итеп, Россия армиясенә каршы файдаланып булырдай мәгълүмат җыярга кушканнар. Хыянәтьче, бурычын үтәү өчен, берничә ай буе Украинаның – Харьков һәм Россиянең – Белгород өлкәләрендә безнең хәрбиләренең урнашу урыннары, техникасы, маршрутлары турында мәгълүматлар җыйган.
Суд Воробьевны 17 елга катгый режимдагы төзәтү колониясенә хөкем иткән, 300 мең сум штраф билгеләгән, хәрби званиесеннән һәм дәүләт бүләгеннән мәхрүм иткән. Суд утырышында Воробьев үз гаебен тулысынча таныган. Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез