14 августка каршы төндә һава һөҗүмнәреннән саклану чаралары Россия төбәкләре территориясендәге объектларга һөҗүм итәргә тырышкан 44 Украина пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр итәләр.
14 пилотсыз очкыч Кара диңгез акваториясе өстендә юк ителгән, тугызы – Волгоград өлкәсендә. Кырым һәм Ростов өлкәләре территорияләрендә җидешәр дрон юк ителгән. Дүрт пилотсыз очкычны – Краснодар крае, икесен – Белгород өлкәсе территориясендә, бер дрон Азов диңгезе өстендә бәреп төшергәнәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез