Акулаларны Хургада һәм Шарм-Әл-Шәех курортлары яр буйларында еш күрәләр. Хургададан көньякта урнашкан бер пляж янында тотылган ике метр озынлыктагы акула шундый соңгы очракларның берсе булган. Ерткычны тоту өчен кешеләр коена торган тирә-як зоналарны вакытлыча ябарга туры килгән.
Ил хөкүмәте һәр кунакханәдән квалификацияле коткаручысы булуын таләп итә башлады. Болардан тыш суда моторлы көймәләр кизү торырга, ә персонал беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез