Россия Украинага һәлак булган хәрбиләрнең тагын 1 мең гәүдәсен тапшырды, дип хәбәр итте РФ Президенты ярдәмчесе, Россиянең Украина белән сөйләшүләр алып бару төркеме башлыгы Владимир Мединский.
Украина ягы Россиягә 19 хәрбинең мәетен тапшырган.
"Бүген без Украина ягына ВСУның 1000 солдатының җәсәден тапшырдык. Безгә 19ны бирделәр. Моннан бер ай элеккеге кебек үк", – дип язган ул телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, 23 июльдә Истанбулда Украинадагы хәлләрне җайга салу буенча турыдан-туры Россия-Украина сөйләшүләренең өченче раунды узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар хәрбиләрне генә түгел, гражданнарны да алмашу турында килештеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез