Газетага язылу

Россия Үзәк сайлау комиссиясе “МАКС”та сайлау турында мәгълүматлардан торучы канал булдырган

Россия Үзәк сайлау комиссиясе “МАКС” мессенджерында халыкка алда торучы сайлау турында тиешле мәгълүматлар җиткерү өчен “ИнформУИК” проекты каналын булдырган.

Анда сайлау комиссияләре әгъзалары эшендәге иң мөһим вакыйгалар чагылдырылып барачак.

Сайлау комиссияләре әгъзалары “ИнформУИК” проекты кысасында 2026 елның сентябрендә узарга тиешле сайлау турында һәркемгә мәгълүмат җиткерү эше белән шөгыльләнә. Исегезгә төшерәбез: 9 нчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 2026 елның 18-20 сентябрендә узачак.

Парламент катнаш система буенча булдырыла: 450 мандатның  яртысы (225 урын) – федераль партия исемлекләре арасында, икенче яртысы – бер мандатлы сайлау округлары арасында бүленәчәк. Сайлау кампаниясендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 сәяси партия: “Бердәм Россия”, КПРФ, ЛДПР, “Справедливая Россия – За правду”,  «Новые люди», Партия пенсионеров, «Коммунисты России», «Зеленые», Партия прямой демократии һәм «Родина» катнаша.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия» ," нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "мил

Көн хәбәре